Куркынычсыз интернет киңлеге (18+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчеләре өчен мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче катнашучылар белән Интернетны эш өчен куллану, VK һәм Instagram социаль челтәрләре, онлайн режимда эшләүнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. 

Цифрлаштыру елы кысаларында алып баручы китапханәнең рәсми сайты эше, китапларны куллану вакытын озынайту ысуллары, чараларны үткәрүнең онлайн формалары турында сөйләде, шулай ук 3D һәм 4D китаплар белән таныштырды. Тулыландырылган чынбарлык белән китаплар катнашучыларда бик яхшы тәэсирләр калдырды, чөнки андый китаплар белән теләсә кайсы бала китап уку белән кызыксына башлый. 

Поделиться: